Карталарны саклагыз!
Белеп торыгыз

Карталарны саклагыз!

Телефон мошенниклары халыкны алдау һәм акча урлау өчен яңа ысулларны куллана башлады.

Мондый очраклар турында хәбәр Россиянең төрле төбәкләреннән килә.

Хәзер үзләрен банк вәкилләре дип атаучы кешеләр карталарны халыкара түләү системасыннан өзәчәк, дигән сылтау белән Россия банклары карталары турында мәгълүматларны белергә омтыла.

"Шалтырату өчен сәбәп - акчаларны счеттан төшерү яки санкция чикләүләре нәтиҗәсендә банк операцияләрен глобаль блокировкалау ихтималы булуы", - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев