Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кәҗә елы - гаилә кору өчен уңай ел

Кытай гороскопы буенча 2015 ел - Кәҗә елы. Астрологлар сүзе буенча, яңа ел тыныч һәм уңышлы булырга тиеш, чөнки аның талисманы - нәзәкәтле, нечкә, киң күңелле, йомшак хайван. Шул ук вакытта җиңел характерлы кәҗәнең кәефе дә еш алмашына, шуңа да үзгәрешләргә дә гел әзер булып торыр­га кирәк. Кәҗә елы -...

Кытай гороскопы буенча 2015 ел - Кәҗә елы. Астрологлар сүзе буенча, яңа ел тыныч һәм уңышлы булырга тиеш, чөнки аның талисманы - нәзәкәтле, нечкә, киң күңелле, йомшак хайван.

Шул ук вакытта җиңел характерлы кәҗәнең кәефе дә еш алмашына, шуңа да үзгәрешләргә дә гел әзер булып торыр­га кирәк. Кәҗә елы - гаилә кору өчен дә бик уңай ел.
Бу елны туучылар аралашучан, ялгызлыкны яратмыйлар. Кыскасы, алдагы ел белән кәҗәләр идарә итәчәк.
Безнең районда әлеге хайванны асраучылар бик күп. Кәҗә - файдалы хайван. Аңардан сөт, ит, тире, мамык алалар. Азыкка, башка хайваннар белән чагыштырганда, бик аз чыгым китә. Ул талымсыз, теләсә нинди шартларга яраклаша, тиз үрчи. Чагыштырып карау өчен: кәҗә - 547, сарык - 403, сыер - 311, ат 268 төрдәге үлән ашый. Ул вак, яңа гына чыгып килүче үләннәрне дә чемченә. Кәҗә карауны яшүсмер балаларга да ышанып тапшырырга мөмкин.
Күпчелек аны сөте өчен асрый. Кәҗә сөте сыерныкына охшаган, ул майлылылыгы югары, аксым, кальций һәм фосфор тозлары күп булуы белән генә аерыла. Кәҗә сөтен ашказаны яхшы үзләштерә. Аны сулыш юлларын, бронх­ларны, үпкәләрне дәвалау өчен кулланалар.
-Кәҗә ул сарык түгел, бик "грамотный",- ди Туймәттә яшәүче Самат Рәҗәпов.- Беренчедән, чисталыкны ярата, икенчедән, азыкның да яхшысын гына ашый.
Рәҗәповлар кәҗә­ләрне инде берничә ел асрыйлар. Бу әрсез хайванның характерын да яхшы беләләр.
-Урамга чыгарсак та, ерак китмиләр, йорт тирәсендә генә йөриләр,- ди хуҗа кеше.
- Ике кәҗәне көнгә икешәр тапкыр савабыз,- ди киленнәре Лилия. - Җәй көне һәрберсе ике литрлап сөт бирде. Хәзер бераз азайды. Кәҗәләребез бик акыллы. Саварга чыкканны да беләләр. "Бас!" дип команда бирүгә, үз урыннарына киләләр. Сөтләре бик тәмле. Бернинди дә ис юк. Итен дә ашыйбыз, сарык итенә караганда, ул корырак, әмма барыбер тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X