Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Июньдә кемнәрне уңыш көтә?

Ә кемнәргә каешны кысыбрак бәйләргә кирәк булачак? Астрологлар төгәл фараз бирде.

Йолдызнамәнең һава стихиясендә туганнар — Сукояр, Бизмән һәм Игезәкләр авырлыклар белән очрашырга мөмкин. Эштә зур алга китеш сизелми. Ләкин шәхси тормышта барысы да яхшы булмакчы. Июньдә аларга сәламәтлекккә игътибар бирергә кирәк.

Ә менә су стихиясендә туганнарны — Кысла, Чаян һәм Балыкны уңыш көтә, дип ышандыра астрологлар. Бу аеруча җәмгятьтә урынын ныгытырга, бизнес ачарга теләүчеләргә кагыла. Йолдызлар бу билгеләргә керем дә вәгъдә итә. Очраклы вакыйгалар финанс уңышына китерәчәк. Шәхси тормышта җиңел булмаган сайлау алдында калырга мөмкиннәр. Карарлары мораль хәлләренә йогынты ясаячак.

Ут билгеләре — Арыслан, Кучкар һәм Укчы июньдә курку-шөбһәләрен җиңәргә тиеш. Иҗатта, бизнеста һәм мәхәббәт өлкәсендә уңыш көтә. Файдалы танышулар булмакчы. Икенче яртыгызга игътибар бүлегез!

Җир билгеләре — Кәҗәмөгез, Үгезбозау һәм Кыз һөнәри өлкәдәге уңышларга әзер булсын. Белемне камилләштерү, тәҗрибә туплау, яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге чыгар. Романтика да читләп узмаска чамалый. Өстенлекне кайсы өлкәгә бирергә, уйлап эшләгез. Сәяхәткә чыгу да уңышлы булыр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев