Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ивашкинода тротуардан йөриләр

Быел Ивашкино авылында республика программасы нигезендә тротуар ясаганнар. Хәзер Пушкин һәм Лобачевский урамнарында яшәүчеләр 400 метр араны яхшы юлдан узалар.

-Әлеге җәяүлеләр юлының уңайлыгын без дә, мөмкинлеге чикле туганым Алексей белән яхшы бәяләдек. Хәзер урамга чыгып, яхшы тигез юлдан йөреп кайтабыз. Монда балалар да рәхәтләнеп велосипедта йөриләр, - диде Виталий Никонов. – Форсаттан файдаланып, республика җитәкчелегенә, район башлыгына, бу эшне башкарган юлчыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов әйтүенчә, бу авылда урамнарны төзекләндерү, тротуар ясау эшләре киләсе елда да дәвам итәчәк.

 Виталий Никонов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев