Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Сережкинода торак йортта янгын чыккан

01 24 февраль көнне Иске Сережкино авылындагы бер өйдә янгын чыккан. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут хуҗаларның милкен юкка чыгарган, өйнең эчке стеналары янып беткән, хәзер торак яшәү өчен яраксыз. Янгынның сәбәпләре ачыклана, фаразларның берсе - ут төртү. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр алынган, ике җинаять...

01 24 февраль көнне Иске Сережкино авылындагы бер өйдә янгын чыккан. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут хуҗаларның милкен юкка чыгарган, өйнең эчке стеналары янып беткән, хәзер торак яшәү өчен яраксыз. Янгынның сәбәпләре ачыклана, фаразларның берсе - ут төртү.

02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр алынган, ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысы да - матди зыян белән.

Район үзәк больницасына корсак тирәсендә пычак яралары булган әккәрәйле ир-ат мөрәҗәгать иткән. Үзе әйтүенчә, аңа бергә яшәүче хатын чәнчегән.

Ау мылтыгын теркәү вакытын үтәмәгән өчен, Чирмешәндә яшәүче ир-аттан бу корал алынган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 89 кешене ачыклаганнар, аларның 4се - аек булмаган килеш руль артына утырган. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 13 административ беркетмә төзегәннәр.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 44 чакырту теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, юллардагы бозлавык аркасында төрле җәрәхәт алучылар күбәйгән (ике көнгә 7 очрак). Югары температуралы 6 кешегә, күп санда хроник чирлеләргә ярдәм иткәннәр.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 41 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined