Ике чирмешәнле машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән
Белеп торыгыз

Ике чирмешәнле машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы янә ике якташыбызга карата карар чыгарды.

Алкоголь кулланган килеш автомобиль руле артына утырган өчен, Фаяз Нуртдинов 1 ел да 7 айга, Альберт Вафин 1 ел да 6 айга транспорт средстволарын йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр. Алар 30 мең сум күләмендә административ штраф та түләячәк.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 


Нет комментариев