Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иң яхшы архивка – 1 миллион сум

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә:

- «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавәми хакимият органының иң яхшы архивы»;

- "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы".

Бәйгене үткәрүнең төп максаты – Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль архивларның, туплау чыганаклары булган коммерция оешмалары архивларының һәм коммерцияле булмаган оешмалар һәм гавәми хакимият органнары архивларының алдынгы тәҗрибәсен һәм иң яхшы эш практикасын тарату, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, туплау һәм куллану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру.

1 урын өчен бүләк 1 миллион, 2 урынга 750 мең, 3 урын өчен 500 мең сум бүләк каралган. Гомуми бүләк фонды – 4 миллион 500 мең сум.

Бәйгеләр турында нигезләмәләр Дәүләт комитетының рәсми сайтының “Эшчәнлек. Грантлар, архив бәйгеләре” бүлегендә һәм Дәүләт комитетының социаль челтәрләренә урнаштырылган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X