Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Халык контроле

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" бүлегендә безнең районнан 20 мөрәҗәгать теркәлгән. Бу бүлек ел ярым элек эшли башлады. Бүген анда барлыгы 10907 дәгъва кергән, шуларның 5354се хәл ителгән. Хатларның күбесе территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсенә кагылышлы, икенче урында - юл хәрәкәтен оештыру проблемасы. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы...

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" бүлегендә безнең районнан 20 мөрәҗәгать теркәлгән.

Бу бүлек ел ярым элек эшли башлады. Бүген анда барлыгы 10907 дәгъва кергән, шуларның 5354се хәл ителгән. Хатларның күбесе территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсенә кагылышлы, икенче урында - юл хәрәкәтен оештыру проблемасы. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы адресына да шикаятьләр күп.
Чирмешәнлеләр, нигездә, юллар начарлыгыннан зарланалар, кайбер авылларда интернет тизлеге канәгатьләнерлек түгел икән. "Халык контроле"нә кергән хатлар җаваплы ведомстволарга һәм министрлыкларга җибәрелә. Алар ун көн дәвамында җавап бирергә тиешләр. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да уңай хәл ителә дип булмый. Еш кына монда "нигезле кире кагу" ("мотивированный отказ") билгесен күреп була.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмә дә "Халык контроле"нең эшчәнлегенә багышланган иде.
Гаризаларны карау һәм тикшерү тәртибе үзгәрәчәк. Шулай ук хәзер "Халык контроле"нә кергән заявкаларның үтәлеше ведомствоара комиссиядә тикшереләчәк. Бүлекнең баш кураторы да билгеләнде. Болар барысы да "Халык контроле" бүлегенең эшен яхшырту, халыкның гозерләре игътибарсыз калмасын өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз