Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Грипп эпидемиясе чорында күбрәк... ит ашагыз!

Ни өченме? Хәзер беләбез!

Аксым — мускуллар өчен генә түгел, иммунитет күзәнәкләре өчен дә төзелеш материалы һәм лейкоцитлар эшчәнлеге өчен бик мөһим. Ә алар - безнең организмдагы вируслар һәм бактерияләр белән төп көрәшчеләр.
Табиблар инфекцияләр вакытында терлек аксымына өстенлек бирергә куша. ОРВИ, грипп эпидемиясе чорында сыер, тавык күкрәге, күркә ите ашарга киңәш итәләр.

“Роспотребнадзор” белгечләре дә терлек аксымының файдалы икәнен таный, ләкин үсемлек аксымын да рационга кертергә куша. Аларның иң файдалысы — ногыт борчагы, яшел борчак, ясмык. Белгечләр киңәшен истә тотсак, димәк, вируслы инфекцияләр вакытында безгә көн саен ике төрле аксым да булган ризыкларны бераз булса да ашарга кирәк.

Грипп, ковид кебек инфекцияләр йоктырырга теләмәүчеләр өчен табиблар тагын берничә файдалы киңәш бирә:
- минераль су эчегез, инфекцияләр аны яратмый;
- көн саен дөге, карабодай, солы кебек катлаулы углеводлар кулланыгыз, организмга энергия кирәк;
- майлы балык ашагыз, ул Омега-3кә бай;
- температура күтәрелде икән иде, чи түгел, ә пешкән яшелчә-җимешләр ашарга тырышыгыз, ашказаны-эчәклек трактына йөкләнеш кимер.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев