Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гомерне озайту өчен көненә ничә адым ясарга кирәклеген әйткәннәр

Ун мең адым түгел, ә кимрәк йөрергә кирәк.

Көн саен ун мең адым ясарга кирәк, дигән фикерне ишетмәгән кеше юктыр. Чынында аның бернинди дә фәнни нигезләнеше юк икән. Төрле илләр галимнәре, гомерне озайту өчен, көненә тәгаен генә ничә адым ясарга кирәклеген ачыклаган. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре Lancet Public Health журналында басылып чыккан.

Авторлар бу темага үткәрелгән 15 тикшеренү (анда Җир шарының дүрт контитентыннан 50 меңгә якын кеше катнашкан) нәтиҗәләрен анализлаган.

Тикшеренү нәтиҗәсендә көненә билгеле бер адым ясаучыларның (әмма бу һәр яшь категориясе өчен – төрлечә), чыннан да, кинәт кенә үлеп китү куркынычы азрак булуы билгеләнгән. Әйтик, 60 яшьтән өлкәнрәкләр алты меңнән сигез меңгә кадәр адым ясарга тиеш. Моннан күбрәк адым ясау өстәмә файда китерми инде. Ә 60тан яшьрәкләр өчен бу көненә сигез меңнән ун мең адымга кадәр тәшкил итә.
Шул ук вакытта йөрү тизлегенең әһәмияте юк. Иң мөһиме – йөрергә, ди тикшеренүчеләр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев