Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гөлләрне ничек "сыйларга"?

Бу гади генә киңәшләрне истә калдырыгыз. Тәрәзә төбендә шаулап чәчәк атып утыручы гөлләр кемне генә сокландырмый икән?

Бүген кибетләрдә моның өчен төрле ашламалар сатыла. Ә менә элегрәк аларсыз да гөлләр ел әйләнәсенә чәчәктә була иде. Гөлләр чәчәк атсын өчен аларга нәрсә сибәргә кирәк соң?

1. Шикәр. Гөл туфрагына бер кашык шикәр, аннары су сибегез. Гөлләрне шулай атнасына бер тапкыр "сыйларга" киңәш ителә.

2. Йомырка кабыгы. Билгеле булуынча, ул кальцийга бай. Моның өчен йомырка кабыгын юалар, киптерәләр, аннары онга әйләнгәнче ваклыйлар. Ул туфракта бик озак тарала. Шуңа да мондый ашламаның чамасын белергә кирәк.

3. Банан кабыгы. Әлеге җимешнең кабыгын киптерегез дә гөл утыртылачак савыт төбенә салыгыз. Шулай иткәндә гөл тизрәк тамыр алачак.

4. Чәй һәм кофе. Бу ашлама туфракны җиңеләйтә, гөлгә "тын алу" өчен ярдәм итә. Ә менә гөлдә вак кына чебеннәр бар икән, бу алымны кулланмагыз. Алар тагын да артачак.

5. Ярма юылган су. Ботка пешерергә уйласагыз, гөлләрне дә онытмагыз. Ярмаларны юган суда бик күп минераль ашлама бар.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев