Фидан Гафаров исән-сау
Белеп торыгыз

Фидан Гафаров исән-сау

Кичә интернетта шундый хәбәр таралды, җырчы Фидан Гафаров юл һәлакәтенә очрап һәлак булган икән. Бу хакта Ләйлә Дәүләтова да язып чыкты.

Бәхеткә, бу хәбәр дөрес түгел икән. Ләйлә бу турыда ишетүгә Фидан Гафаровка шалтырата, «Сез чыннан да үлдегезме ул», дип сорый. Чынлыкта бу хәбәр дөрес түгел. Җырчы үзе «Үзем дә ишеттем, әллә дөресме икән дип шикләнә үк башлаган идем инде, не дождутся», дип сөйли.

Аллага шөкер, Фидан Гафаров исән-сау. Ләйлә Дәүләтова әйтүенчә, мондый хәбәре чыккан кешенең гомере озын була икән. Амин шулай булсын!

фото: sahne.ru

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев