Район үзәгендәге Сабантуй стадионы янәшәсендәге чишмә суы, ремонттан соң, ике торбадан ага.
Төзекләндерелгән су чыганагы территориясе хәзер бик матур. Аның юлларына тротуар түшәделәр, баскычларын яңарттылар. Су агарга ике торба урнаштырылган.
Биредә ял итүчеләргә дә мөмкинлекләр бар. Яңа өстәлләр, эскәмияләр, шашлык кыздыру урыны – якташларыбыз, кунаклар, юлчылар өчен хезмәт итәр. Төзекләндерелгән чишмәне җимермичә, чүп-чар туздырмыйча саклыйсы гына иде.
Нет комментариев