Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Февральнең беренче ункөнлегендә һава торышының нинди булачагын әйттеләр

Казанда февральнең беренче декадасында һава температурасы нормадан (-11 градус чамасы тәшкил итә) 3-4 градуска югарырак булыр дип көтелә.

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев шулай фаразлады, дип хәбәр итә КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге.

Белгеч әйтүенчә, бу көннәрдә Татарстанда һава торышы – төньяк Атлантика циклоны йогынтысында. Көньяктан һава агымнары җылы һава урнашуга китергән.

Тимур Әүһәдиев сүзләренә караганда, Казанда февраль аенда көчле суыклар һәм кар-буран да булырга мөмкин. “Кыш һәм бу чордагы һава циркуляциясе барыбер үзенекен итә”, – дигән ул.
Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, февральдә республика территориясендә айлык уртача температураның норма чикләрендә тирбәлүе: -10,7 градус чамасы тәшкил итүе көтелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X