Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылды

- Алга таба нәрсә эшләргә дигән сорау тора. Белгечләр сүзләренчә, эпидемиянең югары ноктасы дөньяда әле үтелмәгән. Шул исәптән, безнең илдә дә. Шул сәбәпле мин эшләми торган көннәрне ай азагына кадәр, ягъни 30 апрельгә кадәр озынайтырга дигән карар кылдым, - диде Владимир Путин.

Президент илнең бик зур булуын, һәр җирдә халык тыгызлыгының төрлечә икәнен ассызыклады һәм бәхеткә, коронавирус йоктыручыларның кайбер төбәкләрдә бөтенләй дә ачыкланмавын да әйтеп узды. Шул сәбәпле, төбәктә нинди вәзгыять булуына карап, һәр субъектта үзенә генә хас чаралар күреләчәк.

Россия Президенты 25 мартта ясаган мөрәҗәгате нигезендә, илдә коронавирус инфекциясен таратмау максатыннан, 5 апрельгә кадәр ил халкына ял дип игълан иткән иде. Шул ук вакытта, хезмәткәрләрнең эш хакы саклап калынырга тиеш, дигән шарт куелды. 

Атна азагында Владимир Путин кабат гражданнарга мөрәҗәгать белән чыкты. 

Сүзен ул табибларның аяусыз эшләве һәм гражданнарның хакимият таләпләрен үтәүләренә рәхмәт әйтүдән башлады. 

- Үзизоляциядә булу безгә хакимиятнең барлык органнарын мобилизацияләү, сәламәтлек өлкәсендә ресурсларны арттыру өчен вакытны янда калдырырга ярдәм итте, - дип аңлатты ил башлыгы. 

Ул шулай ук өлкән буынны вирустан саклый алуыбызны, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, югары уку йортларында эпидемия чыганакларын булдырмауны да уңай бәяләде. 

Президент илнең бик зур булуын, һәр җирдә халык тыгызлыгының төрлечә икәнен ассызыклады һәм бәхеткә, коронавирус йоктыручыларның кайбер төбәкләрдә бөтенләй дә ачыкланмавын да әйтеп узды. Шул сәбәпле, төбәктә нинди вәзгыять булуына карап, һәр субъектта үзенә генә хас чаралар күреләчәк. 

- Субъектларга, аларның җитәкчеләренә, минем Указым нигезендә, өстәмә вәкаләтләр йөкләнелә. Атна азагына кадәр алар үз территорияләренә генә хас төгәл профилактик чараларны билгеләргә тиеш була, - диде Президент. 

Дәүләт органнары, өзлексез җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр, медицина учреждениеләре һәм даруханәләр, беренчел кирәк-ярак сатучы кибетләр эшчәнлеген туктатмаячак. 

Владимир Путин, илдә вәзгыять яхшырган очракта, ял көннәрен кыскартырга да мөмкин булуын ассызыклады.

- Хәзер безгә эш урыннарын һәм гражданнарның керемнәрен саклау мөһим. Бу Хөкүмәт, төбәкләр, бизнес өчен бердәм өстен булган яклар, - дип искәртте Россия Президенты һәм алга таба да хакимиятнең таләпләрен, табибларның тәкъдимнәрен үтәргә өндәде.

Шәһри Казан

Фото: http://kremlin.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев