Дүшәмбе көнне Татарстанда җепшек кар һәм бозлавык фаразлана
Белеп торыгыз

Дүшәмбе көнне Татарстанда җепшек кар һәм бозлавык фаразлана

20 гыйнварда, Татарстанда янә җепшек кар явачак. Синоптиклар шулай ук татарстанлыларны кайбер районнардагы юлларда бозлавык булуы турында кисәтә.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән ул 14 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез температура 0..-4 градус тәшкил итә.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев