Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • ЮЛЛАРДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР: МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ИНСПЕКТОРЛАРНЫ ФОТОГА ТӨШЕРЕРГӘ ЯРЫЙ

    Автор: Гүзәл ГАЙНАНОВА Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде. Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирү гамәлдән чыгарыла Иң зур яңалыкларның берсе - юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирүнең гамәлдән чыгарылуы. Бүгенге көнгә кадәр авария килеп чыккан очракта машина йөртүчегә беренчел белешмә бирелә, моннан...

    Автор: Гүзәл ГАЙНАНОВА
    Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде.

    Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирү гамәлдән чыгарыла

    Иң зур яңалыкларның берсе - юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирүнең гамәлдән чыгарылуы. Бүгенге көнгә кадәр авария килеп чыккан очракта машина йөртүчегә беренчел белешмә бирелә, моннан тыш, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә иде. Документ авария очрагында ОСАГО полисы буенча иминият компенсацияләре түләү хакындагы гаризага теркәлде.

    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Александр Разумнов «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте турындагы белешмәне гамәлдән чыгару идарә хезмәткәрләрен бер үк материалны күп тапкырлар күчереп язудан коткарачагы хакында сөйләде.

    «Иминият компанияләренә карарлар төзелә, шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларга әлеге карарларның күчермәләре бирелә. Шунлыктан бу документларны белешмә рәвешендә кабат тутыру ихтыяҗы юк», - дип белдерде ул «Татар-информ» агентлыгына.

    Татарстан Республикасы Иминиятчеләр берлеге вице-президенты Рөстәм Сабиров та Эчке эшләр министрлыгының административ регламентындагы яңалыкка карата үз фикерен белдерде.

    «Белешмәләрнең гамәлдән чыгарылачагы хакында сүзләр шактый күптәннән, бер ел дәвамында йөри иде инде. ЮХИДИ җитәкчелеге дә, Иминиятчеләр берлеге дә һәрдаим кисәтеп торды. Чынлыкта, башта кайбер кыенлыклар туарга мөмкин. Чөнки кайбер норматив актларга, аерым алганда, ОСАГО буенча түләүләрне регламентлаучы һәм иминият компанияләренең үзләренең норматив актларына төзәтмәләр кертергә кирәк. Әлбәттә, белешмәләргә барысы да күнеккән иде. Үзгәрешләрне исәпкә алга хәлдә, эш без теләгәнчә үк тиз генә җайга салынмастыр, мөгаен. Әмма карар кабул ителгән икән инде, ул һичшиксез үтәләчәк», - диде ул.

    Аның фикеренчә, юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү процессын гадиләштерү кайбер тискәре нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

    «Әлеге проблеманың икенче ягы - иминиятләштерү өлкәсендә мошенниклыкка яшел юл ачылуы. Чынлыкта, әгәр барысы да тәртиптә икән, намуслы кешегә белешмә алуның бернинди кыенлыгы да юк. Иминият компаниясе дә әлеге юл-транспорт һәлакәтен тикшерүгә азрак вакыт сарыф итәчәк. Әмма бу намуссыз кешеләргә билгеле бер мөмкинлекләр ача, чөнки аларны күбрәк белешмә алудан баш тарту кызыксындыра», - дип саный Рөстәм Сабиров.

    Аның фикеренчә, моны булдырмас өчен иминият компанияләре тикшерүләрне күбрәк үткәрергә мәҗбүр булачак, бу исә өстәмә финанс чыгымнары һәм вакыт таләп итәчәк.

    «Шунлыктан бу, бер яктан, уңайлыклар тудырса, икенче яктан, билгеле бер кыенлыклар туачак», - дип белдерде ТР Иминиятчеләр берлеге вице-президенты.

    Моннан тыш, мондый административ үзгәрешләр турында карарлар бергәләп - җәмәгатьчелек һәм иминият компанияләре фикерен исәпкә алып кабул ителергә тиеш.

    «Бәлки ниндидер күчеш чоры кирәк булгандыр. Кабул ителгән норматив актлар нигезендә тиешле чаралар күреләчәк. Татарстанда да ниндидер чаралар күрелер, әлбәттә. Алар нинди булыр - анысын иминият компанияләренең үзләреннән сорарга кирәк. Әлеге компанияләр иминият очрагын өстәмә рәвештә тикшерү өчен акча һәм вакыт сарыф итәргә мәҗбүр булачак. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканнан соң төзелә торган беркетмә дә җитәр, мөгаен. Әмма авариянең чынлыгын раслый торган фактлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак», - дип сүзен йомгаклады ул.

    Кагыйдәләрдәге тагын бер яңалык

    Регламенттагы яңа кагыйдәләр нигезендә, юл-патруль хезмәте инспекторы машина йөртүчене, исерткеч эчемлекләр куллануы расланмаган очракта, аның транспорт чарасына кадәр илтергә бурычлы.

    «Моңарчы әлеге норма берничек тә регламентлаштырылмаган иде, хәзер исә ул яңа кагыйдәләрдә урын алды. Инспектор машина йөртүчене аның транспорт чарасына кадәр илтергә тиеш», - диде Александр Разумнов.

    Инспекторның автомобиль хуҗасы белән сөйләшүен яздыру кагыйдәләре

    Машина йөртүче элеккечә үк сөйләшүне мобиль җайланмага, йә авторегистраторга яздыру хокукына ия. Шул ук вакытта, юл-патруль хезмәте инспекторының да моны эшләргә хакы бар.

    «ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлык административ процедураларны да автомобиль регистраторы ярдәмендә башкару нормасы гамәлгә кертелгән. Ягъни барлык процедуралар да регистратор ярдәмендә үткәрелергә тиеш. Инспектор машина йөртүчегә нәкъ менә шушы процедураларны үткәрү өчен патруль автомобиленә утырырга тәкъдим итә ала. Үз чиратында, машина йөртүче моннан баш тартырга да мөмкин, моның өчен бернинди санкцияләр дә каралмаган. Тик биредә бер искәрмә бар: әгәр полиция хезмәткәренең таләпләре нигезле икән, бу очракта инде ул тәкъдим түгел, ә машина йөртүчене тикшерү өчен инспекторның катгый таләбе булачак», - дип ассызыклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы.

    Аның сүзләренчә, мондый норма шуның белән аңлатыла: машина йөртүче рульдә вакытта, аны тикшерүе мөмкин түгел.

    Юл-патруль хезмәте инспекторының үз-үзен тотышы һәм тәмәке тартуны тыю

    Яңа норматив актта юл-патруль хезмәте инспекторының юл хәрәкәтендә катнашучы белән үз-үзен тотышы җентекләп билгеләнгән. «Җенес, яшь, раса, милләт, тел, гражданлык, социаль, милек яки гаилә хәле, сәяси яки дини карашлары буенча дискриминацион характердагы» фикерләр һәм гамәлләргә юл куелырга тиеш түгел. Юл-патруль хезмәте инспекторына тәмәке тарту тыелмый да, рөхсәт тә ителми. Яңа регламентта әлеге мәсьәләгә кагылышлы нинди дә булса нигезләмәләр урын алмаган.

    «Күпләрне тәмәке тартуга бәйле сорау кызыксындыра. Социаль челтәрләрдә хәзер инспекторга машина йөртүче алдында тартырга рөхсәт иттеләр дип язалар. Әмма бу дөреслеккә һич тә туры килми. Регламентта әйтелгәнчә, инспектор үзен әдәпле тотарга, төрле билгеләр буенча мыскыллаулар яки дискриминациягә юл куймаска тиеш», - ди Александр Разумнов.

    Моннан тыш, 20 октябрьдә регламент нигезендә тагын берничә кагыйдә үз көченә керә. Хәзер инспекторлар транспорт чарасын элеккеге кебек юл-патруль хезмәте постларында гына түгел, теләсә кайда туктату хокуына ия булды. Видеокамераларны моннан соң ремонт эшләре бару сәбәпле тизлек вакытлы билгеләр белән чикләнгән зоналарда да урнаштырырга мөмкин. Бу - юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан эшләнә. Тагын бер яңалык - хәзер машина йөртү таныклыгын ала һәм дәүләт теркәү номерларын салдыра алмыйлар.

    «Әлеге регламентта төп үзгәрешләр күбесенчә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәтен күзәтү өлкәсендә үткәрелә торган процедураларга кагыла. Аерым алганда, хәзер административ регламентта административ процедуралар саны киметелгән. Элек алар 24 булса, берләштерү нәтиҗәсендә хәзер нибары 6га калган», - диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы.

    intertat.tatar фотосы

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: