Кайбер категория гаиләләр, яңа җир кишәрлекләрендә төзелгән объектларга, участок чикләрендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр 80 мең сумга кадәр субсидия алырга хокуклы.
– Мондый бер тапкыр түләүләр гаиләдә Бөек Ватан сугышы ветераны, I һәм II төркем инвалид, инвалид бала яшәгәндә, күп балалы гаиләләргә, бер кешегә керемнәре 10 мең сумнан ким булган гаиләләргә каралган, – диде район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. – Субсидия бер йорт хуҗалыгына бер тапкыр бирелә. Белгечләр тотылган чыгымнарны исәпкә алалар.
Субсидиягә ия булу өчен йорт милекчесе район социаль яклау бүлегенә килеп гариза язарга тиеш. Гаризаны агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Сораулар булганда, 2-50-94 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Нет комментариев