Район үзәгендәге Дзержинский һәм Гагарин урамнарындагы юл чатында (“Магнит” кибете янәшәсендә) инде берничә көн светофор эшләми.
Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетыннан әйтүләренчә, җиһаз яшенле яңгырлардан соң ватылган.
-Аны көйләү өчен белгечләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Киләсе атнада светофорны кабызырга тырышачакбыз, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов.
Нет комментариев