Алдагы берничә көндә район үзәгендә узачак бәйрәм чараларын бәла-казасыз үткәрү зарур.
29 августта, шимбә көнне, район үзәгенең “Сабантуй” стадионында Республика көненә, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә һәм Чирмешән авылы көненә багышланган зур бәйрәм оештырыла. 1 сентябрьгә – Белем көнендә районыбыз мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтәчәк. Районның террорчылыкка каршы комиссиянең район башлыгы Рамил Айбатов рәислегендә бу атнада узган киңәйтелгән утырышында бәйрәмнәрне бәла-казасыз, саклык чараларын кулланып имин уздыру бурычы куелды.
Бигрәк тә полиция хезмәткәрләренә эш арта: тәртип булырга тиеш. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен дә үтәү мөһим. Әлбәттә, халыктан үзеннән дә уяулык сорала. Шикле кешеләр, караучысыз калдырган шикле әйберләр хакында полициягә хәбәр итү мөһим.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, шалтырату өчен ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары:
01, 112 Янгын куркынычсызлыгы БДДХ-112, ДДХ-01,
8(84396) -01-111; 8(84396) 2-57-01.
02 Полиция 8(84396) -02-111 – кизү часте;
8(84396) 2-54-39 – кизү часте;
8(84396) 2-29-74 – ЮХИДИ (ДАИ).
03 Ашыгыч ярдәм
8(84396) -03-111; 8(84396) 2-58-95.
04 Газ хезмәте
8(84396) -04-111; 8(84396) 2-29-85.
Фото: Эльвина Җәббарова
Нет комментариев