Чирмешәндә шахмат турниры була
Белеп торыгыз

Чирмешәндә шахмат турниры була

30 сентябрь көнне Чирмешәндә, “Орион” яшьләр үзәгендә, шахмат буенча турнир уза.

 Әлеге чараны Халыкара өлкәннәр көне кысаларында оештыралар, шуңа да анда катнашырга өлкән яшьтәге якташларыбыз гына чакырыла. Ярышлар сәгать 10да башлана.

Оештыручылар сүзе буенча, өлкәннәр өчен биредә чәй табыны әзерлиләр һәм концерт номерлары тәкъдим итәчәкләр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев