Чирмешәндә атлар чабышы мәйданында гына салют аттырырга ярый
Белеп торыгыз

Чирмешәндә атлар чабышы мәйданында гына салют аттырырга ярый

19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республикада янгынга каршы катгый режим кертелде.

Бу чорда, бенгаль утларыннан һәм хлопушкалардан кала, пиротехника эшләнмәләре куллану тыела.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән аңлатуларынча, катгый режим вакытында ягулык салу станцияләреннән, транспорт сәнәгате объектларыннан 500 метрдан якынрак  урыннарда,  йортлардан, юллардан, халык күп җыела торган урыннардан 30 метрдан кимрәк якынлыкта  фейерверклар җибәрергә ярамый.

Салют аттыру урыны итеп район үзәгендә стадион янәшәсендәге атлар чабышы уза торган мәйдан билгеләнгән.

фото

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев