Чирмешән укучылары парадка бердәм формадан чыгачак
Белеп торыгыз

Чирмешән укучылары парадка бердәм формадан чыгачак

Бөек Җиңү көненә багышланган митингтагы парадка Чирмешән лицее һәм 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары бердәм формалардан чыгачак.

“Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән шушы максатларга 60 комплект киемгә заказ бирелгән. Формаларны Яр Чаллыда тегәләр. Аларның 40сы - лицейлыларга, 20 данәсе 1 нче Чирмешән мәктәбе укучыларына бирелә. Быел лицейдан – 55, 1 нче мәктәптән 60лап укучысы марш атларга чыгачак.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев