Чирмешән районында – “Ура, авылга!” проекты
Белеп торыгыз

Чирмешән районында – “Ура, авылга!” проекты

13 июльдән 31 июльгә кадәр районда “Ура, авылга!” проектын уздыру планлаштырыла.

Проект “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы базасында старт алачак, Чирмешән балалары биш көн дәвамында биредә ял итәчәк. 20-24 июльдә проект Бәркәтә авылы мәдәният йортында дәвам иттерелә. Йомгаклау сменасы Әмир авылы мәдәният йортында планлаштырыла. 27-31 июльдә Әмирдә балалар өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырылачак.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев