Чирмешән районында салымнарның яртысыннан күбрәге түләнгән
Районда бүгенге көндә физик затлар салымнарының 17 миллион 248 мең сумы, ягъни тиешленең яртысыннан күбрәге түләнгән. Бу хакта район финанс-бюджет палатасыннан хәбәр иттеләр.
–Без бүген 2022 ел өчен салымнар түлибез. Милек кем исеменә рәсмиләштерелгән – шул салым түли. Йорт, фатир, бүлмә, дача, гараж, гараж урыны, сарай, мунча, җир участогы, пай җирләре, транспорт... – барысына да салым исәпләнә. Аларны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк, – диде район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин.
Районда барлыгы 29 миллион 896 мең сум күләмендә салым җыелырга тиеш. Бүген Яңа Кади, Югары Кәминкә, Ульяновка, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре халкының күпчелеге тиешле суммаларны түләгән. Ә менә Түбән Кәминкә, Шешминка, Иске Котыш җирлекләрендә бу эшне ашыктыру зарур, аларда күрсәткечләр 50 проценттан түбән.
Белгечләр әйтүенчә, түләү чиге 2023 елның 1 декабре. Шул дата үткәч, кисәтү кәгазьләре килә башлаячак, түләнмәгән 1 тиен дә бурыч булып санала, аларга пеня өстәлә. Бурычың булса, чит илгә дә чыга алмыйсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев