Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 950 бала бердәм пособие ала

Районда ТР Социаль фонды бүлеге аша бердәм пособие алырга хокуклы 3418 бала бар, шуларның 950се әлеге ярдәмне ала.

Бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләп билгеләнә.  Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса, бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә.  Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга тиеш. Исәп-хисап чоры - гариза биргән айдан  бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай.

Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 һәм 100 процент күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы   12 741сум.

-Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр бала ярдәм алу хокукына ия, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды бердәм контакт үзәгенә 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча шалтыратып алырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев