Чирмешән районы прокуратурасы кайбер торак пуктларыбыздагы балалар уен мәйданчыкларының торышын тикшерде.
Ни кызганыч, аларның кеше сәламәтлегенә куркыныч яный торганнары бар: кайдадыр уйный торган урыннарның идәннәре купкан яисә җиһазларның нигезләре нык түгел, кайдадыр болтлары чыгып тора. Чүп, пыяла ватыклары да – бәла-каза чыганагы булырга мөмкин. Моның өчен җаваплы затларга әлеге хәлләрне төзәтергә кушылды
Нет комментариев