Чирмешән мемориаль үзәгенә бик кызыклы фото бүләк иткәннәр
Белеп торыгыз

Чирмешән мемориаль үзәгенә бик кызыклы фото бүләк иткәннәр

Мемориаль үзәк тагын бер уникаль экспонат белән тулыланган.

Чирмешән авылында яшәүче Фәнил Нәширванов “Музейга экспонат бүләк ит!” акциясе кысаларында район мемориаль үзәгенә ХХ гасыр башында төшерелгән фоторәсем бүләк иткән. Әлеге фотода райондашыбызның бабасы да бар. Ул хуҗалыкларны күмәкләштерүдә катнашкан, чекист булган.

Сүз уңаеннан: мемориаль үзәктә 2882 данә экспонат саклана, шуларның 1079сы төп фондныкы, фәнни-ярдәмче фондта – 1803 экспонат. Музейда аларның саны  ел саен уртача 90га арта.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев