Чирмешән кулланучылары, дәгъвалары үтәлмәсә, судка мөрәҗәгать итә алалар
“Дус кызым белән кафега кердек, меню белән бергә безгә шәраб картасы бирделәр, тик официант алкоголь бәяләре актуаль түгел, алар артты, дип кисәтте. Кайтырга җыенгач, шәраб картасында күрсәтелгән бәяләр буенча счет сорадык, тик безнең үтенечне үтәмәделәр. Бу очракта кафе законлы эш иттеме?”
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шундый эчтәлектәге хат кергән. Мондый хәлгә тап булган очракта, кулланучыларга ни эшләргә кирәклеге турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекциясе бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Румия Сөләйманова аңлатма бирде: “Җәмәгать туклануы объектында сатучы сатып алучыларга товарның бәясе турында дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Бу, гадәттә, меню, шәраб картасы ярдәмендә эшләнә. Кулланучыдан товарның менюда яки шәраб картасында күрсәтелгәнгә караганда югарырак бәядән алу законсыз: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10 маддәсе таләбе бозыла. Кагыйдәләрдә бәяләр урынына телдән әйтү яки белдерү элү турында берни дә юк. Кулланучының товарларны “ценникта” яки төргәктә күргән бәядән алырга хокукы бар. Җәмәгать туклануы предприятиесе, бәя артуга яки башка хәлләргә сылтама ясап, кулланучыга товарны күрсәтелгән бәядән сатудан баш тарта алмый. Шундый хәлдә калган очракта, товарга күрсәтелгән бәяне фотога төшерергә һәм бәядәге аерманы кире кайтаруны таләп итәргә киңәш итәм. Телдән мөрәҗәгатегезне кире каккан очракта, дәгъва языгыз. Ә инде дәгъваны да үтәүдән баш тартсалар, үз хокукларыгызны ахырга кадәр якларга теләсәгез, судка мөрәҗәгать итәргә хокукыгыз бар.”
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе яңалыклары белән https://vk.com/gosalcogolrt рәсми битендә танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев