Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнне миләш баса

Узган шимбә өмәсендә катнашучылар Чирмешәндә тагын меңнән артык агач утыртты. Әгәр матур гына төпләнсәләр, миләш, каен, тирәк (тополь) үсентеләре киләчәктә Татарстан, Юлчылар урамнарын бер өлешен бизәп торачак. Район үзәгендәге оешма, предприятие вәкилләре стадион һәм пляж янындагы футбол мәйданчыгы тирәсенә шундый агачлар утыртты. Яшелләндерү мәшәкатьләрен чама белән 10нчы майларга кадәр дәвам...

Узган шимбә өмәсендә катнашучылар Чирмешәндә тагын меңнән артык агач утыртты.

Әгәр матур гына төпләнсәләр, миләш, каен, тирәк (тополь) үсентеләре киләчәктә Татарстан, Юлчылар урамнарын бер өлешен бизәп торачак. Район үзәгендәге оешма, предприятие вәкилләре стадион һәм пляж янындагы футбол мәйданчыгы тирәсенә шундый агачлар утыртты.
Яшелләндерү мәшәкатьләрен чама белән 10нчы майларга кадәр дәвам итәчәкбез. Шәхси йортларда яшәүче якташларыбыз да өйләре каршында агач утыртсын иде, - ди муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. Оешмалар ишегалларын исә гап-гади гөлҗимеш (шиповник) белән бизәп була. Әнә район үзәк больницасы өч еллап элек әлеге төр үсентене урманнан алып кайтып утырткан иде - бик матур киттеләр, тамыр җибәрделәр.
Халкыбыз өмәләрдә катнашып, көздән Чирмешән урамнарына утыртылган меңләп төп чыршы үсентеләренә дә кул тидерде. Аларны җепләр белән тарттырып куйдылар, дым саклансын өчен төпләренә ком салып та ныгыттылар.
Бу атнада узган эш планеркасында район башлыгы Наил Зарипов барлык өмәчеләргә дә рәхмәтләрен җиткерде, агачлар, үсентеләр утыртуны дәвам итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан