Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түли башлыйлар

1 июльдән республикада кайбер торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арткан.

“Татэнергосбыт”ның Бөгелмә бүлекчәсе филиалының клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Чирмешән офисыннан хәбәр итүләренчә, 1 июльдән электр энергиясенә тариф 2 сум 75 тиен билгеләнгән, әлегә кадәр ул 2 сум 64 тиен иде.

Газ хезмәтеннән белешүебезчә, әлегә аларга үзгәрешләр турында рәсми хәбәр итмәгәннәр. Халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе бер куб. метрга 5,72 сум тәшкил итә.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару тарифында да үзгәрешләр бар. Әйтик, шәхси йортларда яшәүчеләр июльгә кадәр һәр кешедән 93 сум да 60 тиен түләгән булсалар, хәзер инде 97 сум 41 тиен түлиячәкләр. Күп фатирлы йорттта яшәүчеләр өчен яңа бәя – 89 сум 80 тиен (86 сум 34 тиен иде).

Бәяләр үсеше су белән тәэмин итү һәм су бүлү тарифларына да кагылды. Район халкы 1 кубометр су өчен 27 сум 32 тиен түли иде, быелның 1 июленнән ул 28 сум 03 тиен булачак. Су бүлү (канализация) өчен дә яңача түли башлыйбыз, бу төр хезмәт 30 тиенгә кыйммәтләнгән, 47 сум 2 тиен иде, 47 сум 32 тиен булды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев