Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, сак булыгыз: мошенниклар – МЧС киеменннән

Ялганчылар гадәттән тыш хәлләр хезмәте белгечләре яки газчылар рәвешендә кеше алдап йөри башлаганнар. Алар МЧС хезмәткәрләренеке сыман киемнәрдән өйләргә кереп, әүвәл тикшергән булып, халыкка ат бәясенә янгын хакында хәбәр салгычлар (извещательләр) яки газ чыгуны күрсәтүче датчиклар тәкъдим итәләр.

 

Ялганчылар  бер датчикны урнаштырган өчен  1500-3000 сум акча ала икән, югыйсә ул кибетләрдә  350-500 сумга сатыла һәм аны кую да ансат: ике шөреп яки скотч кына кирәк.

-Тикшерү яки профилактик чаралар вакытында безнең хезмәткәрләр формадан булалар һәм  халык белән сөйләшкәндә үзләрен таныштырырга һәм  хезмәт кенәгәләрен күрсәтергә тиешләр. Шунысын да әйтергә кирәк, МЧС хезмәткәрләре эшмәкәрлек белән  шөгыльләнми, ягъни халыкка берни дә сатып йөрми, - ди районның янгын күзәтчелеге  хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

Үзләрен МЧС яки газ хезмәте белгечләре дип,  җиһазлар сатып алырга тәкъдим итсәләр, бу алдакчылар хакында “102” номеры буенча полициягә шалтырату зарур.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев