Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр “Халык контроле” аша ярдәм сорый

Август аенда  “Халык контроле” республика дәүләт порталына Чирмешән районыннан дүрт хәбәр язганнар.

Иске Үтәмеш авылыннан берәү  йорт каршында,  коймага кадәр арада, инеш будылар, хәзер  каралты-кураларга су керәчәк, дип зарланган.

Иске Котыштан болай дигәннәр: “Үзәк – Свежухин урамы юлы (анда авыл җирлеге Советы бинасы,  мәдәният йорты, амбулатория, мәктәп урнашкан) тоташ диярлек чокыр-чакырлы. 15 еллар элек төзелгән юлны  бер тапкыр да ремонтламадылар, аннан мәктәп автобусы, ашыгыч ярдәм машинасы ничек йөрер икән?”. Әлеге хәбәрне язучы хатын-кызга, юл ремонты - “ямочный ремонт” -  “асфальтка-асфальт”  2023 ел планына кертеләчәк, дип җавап бирелгән.

Ивашкино белән Кармыш арасындагы юл ремонтыннан соң,  Әккәрәй авылына төшә торган урында юл сөзәк итеп калдырылмаган, җиңел автомашиналарның төбе җиргә тия, дигәннәр, ярдәм сораганнар. Район башкарма комитеты  юл кырыйларын, төшү урыннарын ясау – планлаштырылган эш булуы хакында хәбәр иткән.

Девичья Поляна авылыннан берәү халыкның терлек асрый торган абзарларны  йортларга якын төзүләренә зар белдергән. Аныңча, терлек асрау кагыйдәләре бозыла. Шунлыктан  тәрәзәләрне ачу мөмкин түгел: ис керә, якын-тирәдә чебеннәр оча, дип язып, чара күрүне үтенгән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев