Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, бәйрәмнәрдә, зинһар, сак булыгыз!

Аллы-гөлле утлы Яңа ел бик күңелле бәйрәм инде. Тик менә нәкъ шул чорда имгәнүләр алу очраклары, янгыннарның артуы күзәтелә икән.

Ут бәла-казаларын булдырмас өчен, районның янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре  түбәндәгеләрне үтәргә киңәш итә:

-чыршыны авып китмәслек итеп яхшылап ныгытырга;

-аны җылыту приборларына якын урыннарда һәм кешеләр кереп-чыгу юлларына куймаска;

-“яшел кунак”ны тиз янып китүчән уенчыклар, мамык, шәм, кәгазь белән бизәргә ярамый;

-биналарда, чыршы янында бенгаль утларын, пиротехника кулланмаска;

-гирляндаларны кабызуны балаларга ышандырмаска;

-кабызылган электр җиһазларын караучысыз калдырмагыз;

-пиротехниканы һәм гирляндаларны махсус кибетләрдән генә алырга кирәк;

Янгын чыккан очракта:

-“01”, 2-57-01 телефоннарын, кесә телефоныннан “112” номерын җыеп янгын сүндерүчеләрне чакырырга;

-халыкны эвакуацияләргә һәм  кул астындагы әйберләр белән утны сүндерергә керешергә;

-электр җиһазларын сүндерергә (челтәрдән өзәргә);

-ясалма чыршы янып китсә, аңа кул белән тотынырга түгел, өстенә  калын одеял капларга кирәк;

- янгын сүндерүчеләргә ут чыганагын күрсәтергә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника кулланырга уйладыгыз икән, гади кагыйдәләрне үтәү зарур:

-пиротехниканы өйдә кулланмагыз;

-пиротехниканы биналарга, өйләргә якын урыннарда аттырмагыз, аны буш урыннарда, электр үткәргечләрдән, агачлардан ерактарак җибәрүең хәерле;

-фейерверкларны күзәтү өчен куркынычсыз ара – кимендә 15-20 метр.

20 декабрьдән  9 гыйнварга кадәр республикада  янгынга каршы катгый тыш режим кертелде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев