Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнең Амур ягында өстәмә юл билгеләре куелды

Күптән түгел район газетасы битләрендә “Юл аша чыгарга куркыныч” дигән язма басылган иде.

Анда район үзәгендә, Амур ягындагы Мирсәит Кәбиров һәм Гагарин урамнары чатында җәяүлеләр кичүе һәм өстәмә юл билгеләре кирәклеге турында язылды.

-Без бу юл участогын барып тикшердек, дөрестән дә, әлеге мөрәҗәгатьнең урынлы булуына инандык, -ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкуров. – Юлчыларга күрсәтмә бирелде һәм бу участокта җәяүлеләр кичүе ясалды, өстәмә юл билгеләре куелды. Форсаттан файдаланып, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә мөрәҗәгать итәсе килә: юлларда игътибарлы булыгыз, ашыкмагыз, бер-беребезне хөрмәт итик, бер-беребезгә юл бирик.

 фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев