Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге мөселман зиратына капканы үзсалым акчаларына ясадылар

Чирмешәндәге мөселман зиратына яңа капка ясап куйдылар. Бу эш үзсалым акчаларына башкарылды.

-Рәхмәт яусын, игелекле егетләр: Руслан Сөләйманов һәм Дияз Фәртдинов капканы бушлай ясап бирделәр, без материаллар сатып алдык, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

Биредә осталарга ике көн вакыт кирәккән. Мондый эш төгәллек ярата бит; дөрес үлчәм алырга, тигез итеп кисәргә, ябыштырырга дигәндәй. Матурлык та булсын. Ачык яшел төскә буялган капкага тимердән ай да ясап беркеткәннәр.

Биредә Русланның әтисе җирләнгән, ә Диязның әнисенең абыйсы мәңгелеккә күчкән. Изге урында изге эш башкарган нефтьче егетләргә Ходай исәнлек бирсен.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев