Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге Боз сарае - чолганышта

Бүген көндезге 12 ләр тирәсендә Чирмешәннең “Боз сарае” тирәсендә автомашиналар хәрәкәтен туктаттылар. Әлеге урынны полиция хезмәткәрләре чолгап алды.

Үзәк мәчет каршында янгын сүндерү, “Ашыгыч ярдәм” машиналары торганлыктан, төшке ашка кайтучылар мәчеттә берәр хәл булдымы икән дип борчылды. Баксаң,  бездә өйрәнүләр үткәрелгән икән.

-Өйрәнүләр шартлы рәвештә объектны террорчылар алу белән бәйле иде. Бездә, имеш, террорчылар Боз сараена кергәннәр. Өйрүнүләргә Казаннан Федераль куркынычсызлык хезмәте контрольлек итте, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.  - Халыкка хәбәр салу, зыян күрүчеләрне эвакуацияләү, ашату-эчертү, вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итү буенча тикшерелдек. Өйрәнүләргә янгын сүндерү хезмәте, ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләре җәлеп ителде. Кызганыч, бәя бик яхшы түгел. Шуның өчен тиешле  нәтиҗә ясап, бу яктан күнекмәләрне шомарту зарур. Гадәттән тыш хәлләр очрагында бу хакта халыкка төрле чаралар аша хәбәр итүне дә яхшырак оештыру кирәк.

фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев