Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә урам исемнәре республиканың дәүләт телләрендә язылган

    Чирмешән авыл җирлегендәге торак пунктларда урам исемнәре аншлагларын, закон таләп иткәнчә, рус һәм татар телләрендә урнаштырдылар.

    Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетыннан белешүебезчә, җирлектә барлыгы  83 урам  бар: Чирмешәндә – 72, Түбән Чегодайда – 5, Казанкада һәм Кече Чегодайда өчәр урам. Шушы урамнар өчен  250ләп аншлаг ясатып, халыкка таратылган. Йорт хуҗалары аларны өй, капкаларга үзләре беркеткән.

    Реклама

    -Аншлагларны урам башлары, ахырлары, тыкрыклар, борылышлар янындагы йортларда яшәүчеләргә бирдек. Бу күрсәткечләр рус телендә бар иде инде, татарчаларын өстәдек кенә. Беркем дә аларны кире какмады, киресенчә, халык рәхмәт кенә әйтте һәм йортларына урнаштырды, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганеева.

     

    Тик, кызганыч, район үзәге урамнарында аншлагларның ике телдә дә язылмаганнары шактый әле.

    фото: Регина Халиуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: