Чирмешән урманчылары Сабан туе мәйданын бәйрәмгә әзерли
Белеп торыгыз

Чирмешән урманчылары Сабан туе мәйданын бәйрәмгә әзерли

Чирмешән урман хуҗалыгы белгечләре район Сабан туйлары үтә торган стадион янында, өмә ясап, моннан шактый чүп-чар җыеп алдылар.

"Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында Казанка урманчылыгына караган әлеге участок – стадион, мәйдан тирәсе коры-сарыдан да арындырылды. Өмәдә 35ләп кеше катнашты. Урманчылар ат чабышлары уза торган мәйданда да узышларга комачаулый торган ауган-түнгән, корыган агачларны кистеләр.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев