Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районының элеккеге хәрби комиссары кинәт вафат булды

Элек район хәрби комиссариатын җитәкләгән якташыбыз Дмитрий Иванович Палаткин 63 яшендә кинәт вафат булды.

Дмитрий Палаткин 1958 елда Девичья Поляна авылында туган. 1981 елда Казан югары танк команда хәрби училищесын тәмамлагач, Германиядә, аннары Идел буе хәрби округында хезмәткә билгеләнә. 1991 - 1994 елларда Нурлат хәрби комиссариатында 1 нче бүлек начальнигы вазифасында эшли.

1994 - 2006 елларда Дмитрий Палаткин – Чирмешән районы хәрби комиссары, 2006 – 2009 елларда – хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе.

2012 – 2021 елларда ул Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар булды, үз эшен зур җаваплылык, хәрбиләрчә төгәллек белән башкарды. Район комиссариаты яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, хәрби хезмәткә әзерләүгә зур игътибар бирде, мобилизация эшен оештыру буенча республикада алдынгылыкта барды.

Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Дмитрий Иванович Палаткин турында хатирәләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Ф.М. Дәүләтшин, М.З.Шакиров, С.Н.Погодин, Г.М. Җамалтдинов, И.Н.Шайдуллин, С.И.Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев