Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы мәктәпләрендә шахмат зоналары арта

Якын көннәрдә районның 26 мәктәбендә дә шахмат зоналары эшли башлый.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә мәктәпләренә стена шахматлары, икешәр комплект өстәл шахматы, махсус сәгатьләр бүләк иттеләр. Укучылар бу бүләкләргә бик шатландылар һәм киләчәктә әлеге интеллектуаль уенны өйрәнеп җиңүләр яуларга ышандырдылар.

Район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов – Иске Котыш, “Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов Иске Элмәле мәктәпләрендә шахмат зоналары булдырырга ярдәм иттеләр. “ШешмаОйл” җитәкчелеге биргән 10 комплет шахмат та якын көннәрдә мәктәпләргә таратылачак.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев