Чирмешән мәчетенә өмәгә чакыралар
Белеп торыгыз

Чирмешән мәчетенә өмәгә чакыралар

Яз көне өмә ясап җыештыру, өйләр юу электән килгән йола. 27 апрельдә Чирмешәннең үзәк мәчетендә һәм аның тирәсендә дә өмә оештырыла.

Хатын-кызлар мәчет эчендә җыештырса, ир-егетләр дин йорты тирәсен чүп-чардан арындырачак, агачлар кисү дә планлаштырыла. Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләрне иртәнге сәгать сигездә көтәләр.

Автор фотосы


Нет комментариев