Чирмешән котельныйлары старт көтә
Белеп торыгыз

Чирмешән котельныйлары старт көтә

"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" дүрт котельныйга (үзәк, район үзәк больницасы, элеккеге "Сельхозтехника" территориясендәге һәм Боз сарае) хезмәт күрсәтә. Район үзәгендәге күпчелек оешмалар, шул исәптән кайбер балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә әлеге котельныйлардан җылылык ала. - Бу котельныйлар барысы да җылылык бирер­гә әзер, операторлар белән комплектланган, алар старт кына көтә, -...

"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" дүрт котельныйга (үзәк, район үзәк больницасы, элеккеге "Сельхозтехника" территориясендәге һәм Боз сарае) хезмәт күрсәтә. Район үзәгендәге күпчелек оешмалар, шул исәптән кайбер балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә әлеге котельныйлардан җылылык ала.

- Бу котельныйлар барысы да җылылык бирер­гә әзер, операторлар белән комплектланган, алар старт кына көтә, - ди җәмгыять директоры урынбасары Михаил Арютин. - Өч көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градустан күтәрелмәсә, котельныйлар эшләтеп җибәрелә.

Җәй көне барлык котельныйларга да чираттагы ремонт ясалган, җылылык трассаларының кайбер өлешләрендә капиталь ремонт уздырылган. Соңгы көннәрдә җәмгыять эшчеләре полиция бүлеге территориясендә җылылык трассасын яңартты.


undefined белеп торыгыз старт көтә Чирмешән котельныйлары

Нет комментариев