Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән кадетлары сугыш ветеранына шефлык итә

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары инде 10 ел Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахинга шефлык ярдәме күрсәтәләр.

Җиңү Паркы янындарак йортта гомер итүче Чупахиннарда да кадетларны еш күрергә туры килә.

-Быел бу эшне 7 нче сыйныф укучыларына йөкләдек. Биредә эшне җәмәгать тәрбиячесе Самат Хөснетдинов оештыра, - ди мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов. – Без ветеранның хатыны Лидия Валентиновна белән элемтәдә торабыз, ярдәм кирәк булса, кадетлар аларга тиз килеп җитә. Туган көнендә, ветеранның хәлен белеп, котлап та кайттык.

Кадетлар, ким дигәндә атнага бер тапкыр, кирәк икән, Чупахиннарга ешрак та киләләр. Ветеранның капка төбе, йортлары кышын да ялт итеп тора, укучылар кар яву белән аяк астын чистартып куялар. Елның башка фасылларында да ветеранны ялгыз калдырмыйлар, язын, көзен бакча эшләрендә дә булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев