Бүген Татарстанда -16 градуска кадәр салкын һәм кар көтелә
Белеп торыгыз

Бүген Татарстанда -16 градуска кадәр салкын һәм кар көтелә

Татарстанда якшәмбе көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бераз кар яварга мөмкин.

Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр фаразлана, юлларда бозлавык хасил була.

Төнлә термометр баганалары -7дән -12 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән -16 градуска кадәр суыта. Көндез температура -2дән -7 градуска кадәр тәшкил итә.

Чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев