Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Борчу, курку хисләреннән ничек арынырга?

Соңгы арада кешенең психологик халәте турында күбрәк сөйли башладык. Эчтән борчу, курку хисләре ашаганда, тынычлыкны ничек саклап калырга соң? Киңәш сорап, кабат психолог Галия ГЫЙМАДИЕВАга мөрәҗәгать иттек.

  1. Мәгълүмат күплек нәрсәсе белән зыянлы?

Буш контейнерны күз алдыгызга китерегез. Без аны көн саен төрле тәм-том белән тутырабыз, ди. Бер айдан соң бу контейнерның эчлеге белән ни булыр? Аннан начар ис килә башлаячак, бу ризыкларны ашарга да мөмкин булмаячак. Ә хәзер шул контейнерга инде бозылган азык-төлек, сасы ис килеп торган нәрсәләр салабыз дип күз аллыйк. Чүп-чар, кыскасы. Контейнер эчлеге инде башлангыч этапта ук сасый башлаячак. Баш миебез белән дә шул ук хәл. Теләсә кайсы хәбәрне, яңалыкны, мәгълүматны «йота» башласак, организмга зыян киләчәк. Бу борчылуга китерәчәк, кәеф төшәчәк, төшенкелек халәте биләп алачак. Артык күп мәгълүмат камалышында калсаң, нишләргә? Иң элек үзеңә «Бу миңа кирәкме? Бу минем өчен шулкадәр мөһимме? Шушы кадәр мәгълүмат белән мин алга таба нәрсә эшләрмен?» дигән сорауны бирергә. Кыскасы, үзеңә кирәклесен генә сайлап алырга кирәк.

  1. Бер-береңне аңламау, фикер бәрелешләре, төшенкелек… Бу кадәр тискәре хисләрдән ничек акылдан шашмаска?

Кешенең теге яисә бу вакыйгага карата бик гади биологик реакциясе бар. Ул кыргый хайваннар дөньясында да күзәтелә. Бу – «Сук, йөгер, үрә кат» кагыйдәсе. Ягъни кеше йә һөҗүм итә, йә куркыныч саналган урыннан кача, күчеп китә (әйтик, кешеләр белән аралашмый, эштән китә), йә берни булмагандай яшәвен дәвам иттерә.  Киеренке вазгыятьтә бу реакцияләр табигый. Ул – кешенең үз борчуы, эч пошуы белән көрәшү, үзен куркынычтан саклау ысулы.

Һәр кешенең – үз фикере һәм һәр кешенең аны белдерергә хокукы бар. Мөнәсәбәтләрне бозмас өчен, якын кешеләр белән аралашканда, шуны истә тотарга һәм килешеп куярга кирәк: сәясәттән, хәзерге вазгыятьтән кала бар нәрсә хакында да сөйләшәбез! Юкса бу һәр якны да кабат ярсуга, төшенкелеккә китерәчәк.

  1. Социаль челтәрләрдә үзеңне ничек тотарга?

Социаль челтәрдәге сәхифәгез  ул – сезнең шәхси мәйданчыгыгыз. Сәхифәгездә ил-көн вакыйгалары турында фикер алышмасыннар дисәгез, бу хакта алдан ук белдерергә кирәк. Кемдер бу кагыйдәгә буйсынмый икән, кисәтү ясарга мөмкин. Социаль челтәрләрдә блокка кую да мөмкин.

  1. Үзеңне ничек кайгыртырга?

Борчу хисләрен кичерү табигый. Шуңа күрә үзегезгә карата мәрхәмәтле булыгыз. Бу – ни дигән сүз? Үзегезне кичергән хисләрегез өчен тәнкыйтьләмәгез, башкаларга сүзләтә һөҗүм итмәгез, дискомфорт тудырган мәгълүмат каналларыннан, мәйданчыклардан баш тартыгыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев