Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Большаков Конституциягә төзәтмәне - сәясәтне чынбарлыкка яраштырып көйләү, дип бәяләгән

Илебезнең Төп законына чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү хакындагы пункт өстәләчәк.

Россия Конституциясенә башка иллщрдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы төзәтмә кертү бу өлкәдә дәүләт сәясәтен яңача көйләү хакында сөйли, дип саный КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Без рус телле диаспораларның потенциалы бетүен аңларга тиеш. Кешеләрнең безнең территориягә күпләп килүе икеле. Бүгенге чынбарлык шундый ки, без чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә тиеш», — дигән галим «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы законны хуплады.

Фото: Салават Камалетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев