Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе абүнәчеләр арасында отышлар уйнатты

Төп приз Бәркәтәдән Габдерәхим Гыйнвановка насыйп булды.

“Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан” газетасына язылучылар арасында отыш-призлар ияләре билгеле.

Әлеге акциядә 2021 елның икенче яртысына заказ бирүчеләрдән 58 кеше катнашты, квитанцияләр күчермәләре җибәрде. Бу юлы төп приз – термопот Бәркәтәдә яшәүче Габдерәхим Гыйнвановка чыкты.

Тагын тугыз приз-савыт саба җыелмасы отучылар менә кемнәр: Ралия Габдуллина (Кармыш), Мәснүга Вилданова (Чирмешән), Рабига Гатина (Чирмешән), Александр Дютин (Сосновка), Гөлҗиһан Гафилюкова (Лашман), Ленонид Кобылин (Казанка), Гали Гатин (Лашман), Валентина Калмыкова (Әккәрәй), Альбина Сафиуллина (Кармыш).

Призлар ияләрен котлыйбыз! Бүләкләрне редакциядән алырга кирәк.

Редакция әлеге акцияне үткәрүдә, бүләкләр-призлар алуда булышкан иганәчеләргә: Софьевка карьерына, шәхсән Ривгать Хамәтгалимовка, район инвалидлар җәмгыятенә, урман хуҗалыгына, шәхси эшмәкәрләргә – Илдус Гыйләҗевка һәм Илназ Мортазинга зур рәхмәт белдерә, эшләренең көйле баруын тели.

...Әккәрәйдән Валентина Калмыкова бүләген алып та китте.

-Газетага гел язылам, - ди озак еллар терлекчелектә эшләгән якташыбыз. -Киләчәктә дә шулай итәрбез, отышлар уйнауда катнашырбыз. Бүләгегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев