Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

"Безнең Чирмешән" 45 ел элек нәрсәләр турында язган?

45 ел элек

“Прожектор” колхозы (Шешминка – ред.) колхозчылары һәм авыл интеллигенциясе Бөтенсоюз “Кызыл шимбә” өмәсенә чыга. Терлекчелек фермаларында – 80, басуларда һәм машина-трактор паркларында – 100, авыл урамнарын тәртипкә китерүдә һәм агач утыртуда йөздән артык кеше катнашачак.

Ленин юлында - 6 апрель, 1974 ел.

Туфракның өсте кипшенә башлады. Жданов исемендәге колхозның (Түбән Чегодай – ред.) 135 гектар мәйдандагы культуралы күпьеллык үлән көтүлекләрендә туфрак аеруча тиз өлгерде. Тракторчы Газыймҗан Хәмидуллин әлеге басуның иң өлгергән урыннарын сайлап дым капларга кереште.

Ленин юлында - 10 апрель, 1974 ел.

Ленин исемендәге колхоз (Күтәмә – ред.) тракторчысы Иван Илюхин – “Почет билгесе” ордены, “Новый путь” колхозы (Лагерка – ред.) комбайнчысы Сергей Матвеев “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнделәр.

Ленин юлында - 10 апрель, 1974 ел.

“Красный Октябрь” колхозының уҗымнарын “АН-2” самолеты белән ашлыйлар. Экипаж членнары ерак Таҗикстаннан килгән.

Ленин юлында - 13 апрель, 1974 ел.

Культуралы көтүлекләр мәйданын күбәйтү максатында 17 номерлы механикалаштырылган күчмә колоннага 9 “Волжанка”, 3 “Фрегат”, 5 “КИ-50” сугару агрегатлары һәм гомуми озынлыгы 10 километр тәшкил иткән төрле магистраль торбалар кайтарылды.

Ленин юлында - 13 апрель, 1974 ел.

 

35 ел элек


Иске Үтәмеш авыл Советы шәхси хуҗалыклардан беренче кварталда планда каралган 140 центнер урынына 217 центнер сөт сатып алды. Быелның өч аенда Даут Ибраһимов, Ногман Гыймрановлар 1500-417 литр сөт тапшырдылар.

Ленин юлында - 6 апрель, 1984 ел.

Чирмешән район үзәк больницасының яңа корпусында эшләү өчен санитарка-буфетчы, санитарка кирәк.

Ленин юлында - 6 апрель, 1984 ел.

Лашманда 90 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы бинасы төзелеше дәвам итә. Башта, материал юклыктан, эш бераз тукталып торган иде.

Ленин юлында - 13 апрель, 1984 ел.

Район үзәгендәге китап һәм универмаг кибетләре арасындагы урында яңа сәүдә ноктасы – бәяләре төшерелгән товарлар сату кибете беренче сатып алучыларны кабул итте. Бу кибеттә юнь бәягә өс һәм аяк киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары, музыка уен кораллары сатып алырга мөмкин.

Ленин юлында - 13 апрель, 1984 ел.

Кайбер колхоз-совхозлар дәүләт алдында дебиторлык бурычлы, авыр финанс хәлендә булсалар да, планлаштырылмаган урыннарга акча тоталар, яки базар фондыннан автомобиль сатып алалар.

Ленин юлында - 14 апрель, 1984 ел.

Сатуда ике “Москвич – 2140” автомобиле бар. Сатып алырга теләүчеләр Чирмешән райпосына мөрәҗәгать итә алалар.

Ленин юлында - 21 апрель, 1984 ел.

Киров исемендәге колхоз (Яңа Кади – ред.) механизаторлары дым каплауны төгәлләделәр. Бу эш 2370 гектарда үткәрелде.

Ленин юлында - 26 апрель, 1984 ел.

25 ел элек


Узган атнаны “Сельхозхимия” район берләшмәсе адресына берничә вагон булса да аммиак селитрасы кайтты. Гомумән алганда, быел хуҗалыкларда минераль ашламалар бик аз, органик ашлама да нигездә ферма яннарында өелеп ята. Соңгысын солярка, бензин җитмәү аркасында ташый алмадылар.

Безнең Чирмешән - 1 апрель, 1994 ел.

Бюджет оешмаларына, учреждениеләренә дә дәүләт ярдәм итә алмый: күп урыннарда айлар буе хезмәт хакы бирергә мөмкинлек юк, казна буш шул.

Безнең Чирмешән - 2 апрель, 1994 ел.

 

Чирмешән-Казан маршрутында очучы самолет хәрәкәтен вакытлыча туктатырга җыеналар.

Безнең Чирмешән - 6 апрель, 1994 ел.

Чирмешәндәге “Тасфир” фирмасы (“Чухаев” йорты)  подвалында ремонт бара: монда районның яшь эшмәкәрләре ял итү өчен кафе сыманрак урын ясамакчылар.

Безнең Чирмешән - 6 апрель, 1994 ел.

Быел Чирмешәндә чистарту челтәрләрен хәрәкәткә җибәрмәкчеләр. Иң әүвәл трасса үзәк больницадан башлангыч алачак. Андагы, кулланудан соң, пычрак су авылдан читтә, көнбатыш якка төзелгән пунктка – чистарту корылмасына агып төшәчәк һәм фильтрлар аша узучак.

Безнең Чирмешән - 6 апрель, 1994 ел.

Лашманда мәдрәсә  булдырасыларын ишеткәч, Әмир авылы картлары бу изге эштә ярдәм күрсәтергә булдылар: күршеләренә мәчет фондыннан 50 мең сум акча бирделәр.

Безнең Чирмешән - 9 апрель, 1994 ел.

Чирмешән урманчылыгы конторасы яңа бинага күчте.

Безнең Чирмешән - 13 апрель, 1994 ел.

Район үзәгендәге сәүдә үзәге бинасы каршында яңа сәүдә ноктасы - “Айгөл” кече предприятиесе кибете үз ишекләрен ачты.

Безнең Чирмешән - 16 апрель, 1994 ел.

Шешминка халкы бер йотым суга тилмерә. Колонкалар корыды, урамнарда коелар юк, диләр. Башняга су кудыручы мотор янган, аны юнәтә алмаганнар.

Безнең Чирмешән - 16 апрель, 1994 ел.

 

“Шушма” колхозы (Бәркәтә – ред.) игенчеләре узган атнаны язгы кыр эшләренә керештеләр. Күпьеллык үлән участокларының 20 гектары ашланып, тырмаланып, беренче яңгырларны да кабул итте.

Безнең Чирмешән - 20 апрель, 1994 ел.

Ибрай Каргалыда инкубаторда 22 апрельдә бройлер чебешләр чыга башлый.

Безнең Чирмешән - 1 апрель, 1994 ел.

 

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев