Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Белгечләр Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте

2021 елны гаилә белән өйдә яки саф һавада каршы алу яхшырак булачак, диделәр ведомствода.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Яңа ел корпоративлары уздырудан баш тартырга киңәш итте. Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки дачада, саф һавада уздыру хәерле. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Бүген без корпоративларны мөмкин кадәр киметергә, аларны эш урыннарында уздырмаска киңәш итәбез», — диде спикер.

Любовь Авдонина белдергәнчә, корпоративны ресторанда яки кафеда уздыру өчен бер кешегә кимендә дүрт квадрат метр мәйдан кирәк, ә кешеләрнең гомуми саны йөздән артмаска тиеш.

«Әгәр корпоратив уздырудан баш тарту мөмкинлеге бар икән, Яңа ел ялларында авыручылар саны артмасын өчен бу иң яхшы вариант булачак», — дип йомгаклады Любовь Авдонина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X